2025 елның 12 декабрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Атынчык-ат. Уенчык тарихы» Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул якынлашып килүче 2026 ел символына – атка, төгәлрәге, уенчыктагы ат образын гәүдәләндерүгә багышланган. Күргәзмә рәссам, автор уенчыклары остасы һәм коллекционер Елена Кармацкая белән берлектә әзерләнде.
Гречка, Аврора, Рысак, Орлик һәм башкалар сезне күргәзмәдә көтәләр, кәефегез яхшы булсын өчен килегез һәм бәйрәм рухы белән тулыгыз!
Адрес «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге