Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коррупция турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар уздырылды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында министрның беренче урынбасары Юлия Адгамова рәислегендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле Юрий Корнилов һәм Алексеев Сергей Львович - Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр советы рәисе, «Милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең иҗтимагый куркынычсызлык идарәсе башлыгы катнашты.
Семинар программасында актуаль мәсьәләләр киң колач алды:

  • Россия Федерациясенең коррупциягә каршы законнарындагы соңгы үзгәрешләр;
  • Дәүләт идарәсе системасында типик коррупциячел хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары;
  • Мәнфәгатьләр конфликты: ачыклау, кисәтү һәм җайга салу;
  • Коррупциячел хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы;
  • Коррупция күренешләрен профилактикалау коралы буларак эчке контроль.
  • Чара тәмамлангач, киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International