Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы Совет утырышы узды.

"Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау – республиканың уңышлы үсешенең мөһим шарты", - дип ассызыклады Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Республикада 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2036 елга кадәрге чорга яңа стратегияне гамәлгә ашыру бурычлары турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

2026 ел илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы, ә республикада хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International