6 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Милли китапханәдә «Вакыт һәм пространствода мода» чаралар циклы узачак.
Мода көненә старт 14.30да «Моданың тынгысыз тавышы: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң мода» күргәзмәсе ачылышында биреләчәк. Экспозиция 1940нчы елларның атаклы мода журналлары иллюстрацияләре белән таныштырачак һәм сугыштан соңгы модага ретроспектив күзәтү булачак. Күргәзмәгә килүчеләр моданың җәмгыятьтә һәм мәдәнияттә үзгәрешләрне ничек чагылдыруын һәм тарихи вакыйгаларның шул чор кешеләренең стильләренә һәм өстенлекләренә нинди йогынты ясавын беләчәк. Күргәзмә ачылышында XX гасырның 40нчы еллары модельләренең иммерсив күрсәтүе көтелә.
Теркәлү: 14:30 «Моданың тынгысыз тавышы: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң мода» ретро-күргәзмәсе ачылышы
ХХ гасырда совет модасы тарихы һәм дөнья мода индустриясендә рус стиле турында 15.00 сәгатьтә КНИТУ-КХТИның Мода һәм дизайн җиңел сәнәгате технологиясе институты Дизайн кафедрасы доценты, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы, рәссам-модельер, мода тарихчысы Гөлнара Гарифуллина сөйләячәк.
Теркәлү: 15:00 «Постау, йон һәм бостон: ХХ гасырда Советлар Союзында мода һәм стиль» лекциясе
Үзеңнең идеаль образыңны ничек тудырырга, һәр көн ничек стильле күренергә, классиканы һәм заманча трендларны, спорт стилен һәм эшлекле стильне ничек яраштырырга – бу хакта 17.00 сәгатьтә шәхси стилист, мода дөньясында инфлюенсер Исмаил Сафиуловның мастер-классында белербез. Ул шулай ук үзеңнең кием брендыңны ничек тудыру мөмкинлеге турында да сөйләячәк.
Теркәлү: 17:00 «2025 елның актуаль модасы. Кием стильләре һәм алар турында гына да түгел» мастер-классы.
Театр костюмнарын ясауның кулдан тегелгән булып күренергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле технологиясе турында (чынлыкта исә, бу - киемнең тузуга чыдамлы технологик элементлары) дизайнер һәм модельер Екатерина Борисова сөйләячәк. Аның исеме күптән инде Казанда гына түгел, Татарстан һәм Россиядән читтә дә танылган абруйлы брендка әверелде. Аның В.Качалов исемендәге Зур драма театрында «Чия бакчасы» спектакле өчен костюмнар теккәнен бик азлар гына белә. Екатерина Борисова Франциядә татарларның этник киемнәрен заманча fashion-пространстволарның берсендә ничек тәкъдим итүләре турында сөйләячәк.
Теркәлү: 19:00 модельер һәм дизайнер Екатерина Борисова белән очрашу
Мода, үзенчәлекле күренеш буларак, һәрвакыт гуманитар һәм фәнни өлкәләрдән тикшеренүчеләрне җәлеп иткән. Мода фәлсәфә, тарих, социология, психология, әдәбият контекстында өйрәнелә. Мода белән модельер-дизайнерлар, рәссамнар, әдәбиятчылар, тарихчылар гына түгел, барысы да кызыксына. Мода бер урында тормый, ул үсә һәм үзгәрә, ә аның белән кызыксыну арта гына. Заманча моданы аның төрле чорларда һәм дәверләрдәге тарихын белмичә өйрәнү мөмкин түгел, аларның күбесендә кием һәм аксессуарлар стилендә «революцияләр» булган. Ахыр чиктә мода турында безнең күзаллауны кем яки нәрсә формалаштыра һәм бу формалашуда мода тарихы нинди роль уйный – бу хакта 6 мартта «Вакыт һәм пространствода мода» проектында белербез.
Чараны оештыручылар - ТР Милли китапханәсе, КНИТУның Җиңел сәнәгать технологиясе институты, Казан дәүләт мәдәният институты.