"Море АРТ": өлкән сыйныф укучылары өчен бушлай чаралар

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

"Море Арт" иҗат кешеләре платформасы Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән өлкән сыйныф укучылары өчен бушлай чаралар үткәрә (квестлар, спектакльләр, мастер-класслар, онлайн-дәресләр).

Рәсем ясарга өйрәнергә телисезме? Проектны булдыручылар сезнең өчен бушлай видео әзерләделәр. Алар рәсем ясарга өйрәнүчеләр һәм профессионаллар өчен туры килә. Сезне классик һәм цифрлы рәсем юнәлешләре буенча курслар көтә.

Рәсем ясарга өйрәнергә һәркем дә ала. Иң мөһиме - яраткан эшеңә вакыт бирергә һәм яхшы остазларны сайларга.

"Море Арт" миссиясе - Россия иҗатын популярлаштыру һәм мәдәниятен үстерү.

Проектның бурычы - һәр кешегә иҗатта бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге бирү һәм аны үз-үзен тормышка ашыруда ярдәм итү.

Проектка түбәндәге сайтта кушылырга мөмкин: https://more-art.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International