2024 елның 8 сентябрендә Казан дәүләт циркы бөтен җыелган акчалар Курск өлкәсе ярдәм фондына барачак махсус хәйрия тамашасын күрсәтәчәк. «Йөрәктән йөрәккә» дигән тамашада Казан циркы балалар циркы мәктәбе укучылары һәм педагоглары, шулай ук «Цирк» иҗтимагый проекты финалистлары катнашачак.
Курск өлкәсендә барган хәлләр Казан циркының барлык хезмәткәрләре йөрәгендә әрнү уята һәм зыян күрүчеләргә кайнар ярдәм итү теләге туа. Махсус хәйрия тамашасын оештыру карары барлык коллектив тарафыннан бертавыштан кабул ителде һәм балалар цирк мәктәбе тәрбияләнүчеләре тарафыннан хупланды.
“Йөрәктән йөрәккә” дигән тамашада укучылар һәм цирк мәктәбен тәмамлаучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәкләр, шул исәптән халыкара конкурсларда призлар яулаганнар да. Аларга педагоглар һәм остазлар ярдәм итәчәк.
Хәйрия тамашасына билетларның бәясе символик һәм һәркем файдалана алырлык - барлыгы 300 сум. Бу акчага Казанның җәмәгать транспортында сигез тапкыр узарга яки Курск өлкәсе халкына ярдәм итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Казан циркы хезмәткәрләре Курск өлкәсе ярдәме фондына үзләренең көнлек хезмәт хакын күчерәчәкләр.
"Йөрәктән йөрәккә" хәйрия тамашасы - 8 сентябрь, 14.30
Яшь чикләүләр: 0+
Дәвамы - 1,5 сәгать.
Билетлар - цирк кассаларында һәм https://kazan-circus.ru сайтында
Билетларның бәясе - 300 сум.
Хәйрия тамашасына ташламалар таралмый.