Казанда А.С.Пушкин турындагы докудраманы төшерү уза

2024 елның 9 августы, җомга

Казанда бөек рус шагыйре, заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның документаль фильмын төшерү башланды.

«Бу якка юкка гына бармады: Пушкин тарихы Казанда» документаль фильмының иҗат командасы - А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Казанда Пушкин» фильмы» номинациясендә фильмнар ясауга субсидияләр бирүгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурсында җиңүчеләр. Конкурс бу елның мартында узды. Анда Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары катнаша алды. Җиңүчеләр фильмны җитештерүнең тулы циклына 1 млн. сум күләмендә субсидия алды.

Фильм өстендә эшләүче иҗади төркем уйланмасы буенча, персонаж – Баюн Песие Пушкинның Казанга сәяхәте белән бәйле серләрне һәм төгәлсезлекләрне ача. Бу эштә аңа шушы мәсьәләне өйрәнүгә гомерен багышлаган туган якны өйрәнүчеләр ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International