Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасында традицион мәдәниятнең төп бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасында традицион мәдәниятнең төп бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәк» ДБУ, «Татарстан халыклары дуслыгы йорты» ДБУ, «А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк» ДБУ, Татарстан Республикасы Милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

2024 елда Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенең республика бәйрәмнәрен уздыру йомгаклары һәм 2025 елга төп бурычлар турында нотык белән «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады.

Киңәшмә азагында фикер алышулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International