17 августта Алабугада «ТУГАН БАТЫР» традицион уктан ату буенча III Бөтенроссия турниры узачак.
Ярыш иң матур урыннарның берсе - Алабуга шәһәрлеге территориясендә (X йөзнең борынгы Болгар мәчете ягы) узачак. Шәһәр кунаклары табигать матурлыгы белән ләззәтләнеп кенә түгел, борынгыдан килгән атмосферага чума, палаткалы шәһәрчектә яши алачак.
Ярышларда катнашучылар - 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм җәядән ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган хатын-кызлар катнаша ала. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәреләчәк. Турнирда илнең һәм дөньяның барлык почмакларыннан укчылар катнашачак. Ярышлар җиде этаптан торачак: җайдак, тездән ату, биатлон, атака, классик стойкадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы.
Турнир 17 августка 9:00 сәгатьтә Алабуга шәһәрлегенең тарихи территориясендә башланачак, ул федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора. Теләге булган катнашучылар өчен 16 августта 15.00 сәгатьтән палата шәһәрчегендә урнашу мөмкинлеге каралган.
Турнирның сайты һәм социаль челтәрләре:
www.максат.рф