Бүген «Шомбай-fest» V халыкара курчак театрлары фестивален ябу тантанасы узачак.
Ул тантаналы кичәдә жюри «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче планның иң яхшы актерлык эше», «Рәссамның иң яхшы эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше» һәм «Фестивальнең яңалыгы» номинацияләрендә җиңүчеләрне атаячак.
Быел казанлылар 14 театр эшен күрә алды. Алар арасында традицион спектакльләр дә, яңа форма һәм төрле техник спектакльләр дә бар.
Фестивальдә өлкәннәр өчен 7 спектакль һәм балалар өчен 7 спектакль тәкъдим ителде.
Фестивальдә катнашучылар арасында Белоруссия, Әзәрбәйҗан һәм Россия театрлары бар.
«Әкият» курчак театры тантаналы кичә кысаларында үзенең 90 еллыгын да бәйрәм итә.