Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореяның «Апрель язы» фестивалендә бүләкләнде

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивале бүләкләренә лаек булды. Әлеге чара 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Республикасының башкаласы Пхеньян шәһәрендә узды.

Татарстан коллективы Корея халкына ансамбльнең алтын коллекциясен тәшкил иткән, татар мәдәниятенең җәүһәрләреннән торган концерт программасын онлайн-форматта тәкъдим итте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле илнең әйдәп баручы коллективлары – Л.Г. Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле, Россия Армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Игорь Моисеев исемендәге халык биюе ансамбле һәм башка коллективлар белән беррәттән  төрле номинацияләрдә призлар һәм дипломнарга лаек булды. Алар арасында – «Кадерле исем» дигән корея җырын башкару өчен «Иң яхшы ансамбль» алтын призы, «Сарман әйлән-бәйләне» хореографик композициясен башкару өчен көмеш приз һәм фестивальдә катнашу өчен коллектив бүләк.

«Апрель язы» сәнгать фестивале беренче тапкывр 1982 нче елда оештырыла. Аның төп максаты – дөньяның төрле илләре вәкилләре арасында мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә хезмәттәшлек итүне һәм тәҗрибә белән алмашуны үстерү. Фестивальнең төп девизы – «Мөстәкыйльлек, тынычлык һәм дуслык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International