Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Тантана» («Триумф») - 2024 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Театраль конкурс һәм премиясе утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләргә дәгъвачылар билгеләнде:
«Дебют»;
«Иң яхшы эпизодик роль»;
«Курчак театрының иң яхшы актеры»;
«Икенче планның иң яхшы хатын-кыз роле»;
«Икенче планның иң яхшы ирләр роле»;
«Музыкаль спектакльдә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» иң яхшы роль;
«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»;
«Иң яхшы хатын-кыз роле»;
«Иң яхшы ир-ат роле»;
«Актер ансамбле өчен»;
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»;
«Кече формадагы иң яхшы спектакль»;
«Зур формадагы иң яхшы спектакль»;
«Иң яхшы музыкаль спектакль»;
"Эксперимент".
Премия театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен театр әһелләренә бирелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган «Тантана» («Триумф») театр конкурсы һәм премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2024 елның 27 мартында Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә узачак.