Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге Фестивальнең яшь талантлары чыгыш ясаячак

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Мәскәүдә 20 февральдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты була.

Быел фестиваль ХХ юбилей сезонын билгеләп үтә.

Башкалада фестиваль лауреатлары - Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Сиринә Зәйнетдинова, Ранис Габбазов, Гөлсирь Абдуллина, Азат Абитов, Алмас Хөсәенов, Эрнест Сөләйманов чыгыш ясаячак.

Шулай ук 2023 елгы яшь башкаручылар бәйгесендә җиңүчеләр дә булачак: Илүзә Вәлиуллина, Динар Шәрәфетдинов, Инсаф Ганибаев, Аделя Мөбәрәкова.

Махсус кунак - Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев. Озату - «Казан нуры» оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм режиссер - Рәсим Ильясов).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International