Әлмәт театры Беренче төбәкара «Волга театральная» фестивалендә катнашты

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

69 сезонын ачар алдыннан Әлмәт театры 15 22 сентябрьдә Самара шәһәрендә узган Беренче төбәкара «Волга театральная» фестивалендә катнашты. 

Фестивальгә Идел буеның төрле шәһәрләреннән  14 коллектив килгән иде. Театр үзенең иң яхшы спектакльләреннән берсе –  Б.Брехтның «Туй» («Мещанская свадьба») (режиссеры Искәндәр Сакаев) спектаклен күрсәтте.

«Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы  башкарган өчен» номинациясендә  Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов җиңүче дип танылды, ә «Туй» спектакле иң яхшы режиссерлык эше өчен бүләк алды.  

Элемтә өчен: 8 917-915-11-33, 8(8553) 45-46-06.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International