22 октябрьдә Качалов театры коллективы театрның баш рәссамы, Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Александр Патраковны 65 яше тулу белән тәбрик итәчәк.
Александр Патраков – Россиянең төрле театрларында 120 дән артык спектакльгә сәхнә бизәлеше авторы, Россиядә һәм чит илләрдә аның уннан артык күргәзмәсе узды һәм алар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде, сәнгать белгечләренең югары бәясен алды. Александр Патраков сәхнә костюмнары иҗат итү өлкәсендә дә зур осталыкка иреште. Аның костюмнары – үзе бер сәнгать әсәре.
Үзенчәлекле графика һәм плакат остасы буларак, А.М.Патраков үзе бизәгән спектакльгә афишаларны һәм програмкаларны да үзе ясый. Алар спектакльнең график структурасын тәмамлаучы бер өлеш булу белән бергә, мөстәкыйль сәнгать әсәре дә булып торалар.