Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда «Мариус Бауэр (1867-1932). Голландияле ориенталист яңадан Россиядә» күргәзмәсе ачыла

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда 23 сентябрьдә Россиядә Голландия елы кысаларында «Мариус Бауэр (1867-1932). Голландияле ориенталист яңадан Россиядә» дигән күргәзмә ачыла

Мариус Бауэр (1867-1932) – иҗатында шәрык тематикасы зур урын тоткан голландияле рәссам һәм графика остасы. 1888 елда беренче тапкыр Истанбулда булганнан соң ул башка күп кенә илләргә сәяхәт кыла: Якын Көнчыгышта, Россиядә, Төньяк Африкада, Һинд-Кытай ярымутравында, Һиндстанда була.

Күргәзмәдә авторның йөздән артык эше куелган. Рәссам Шәрык мәдәниятенә аеруча “мөкиббән” булганлыктан, күргәзмәне оештыруга булышлык күрсәткән мәдәният өлкәсендәге «Инвентарьләштерү фонды» үтенече буенча экспозициядә татарларның 19 гасыр уртасы – 20 гасыр башы декоратив гамәли сәнгать әсәрләреннән тупланган (ТР ДССМ фондыннан) зур булмаган коллекция урын алган.

Хөрмәтле журналистлар! 23 сентябрьдә 15 сәгатьтә күргәзмә ачылуга багышланган матбугат конференциясе узачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар:  236-69-31, 89274253236.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International