Г.Камал театрында «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасына багышланган «Үбешкән өчен билет» акциясе тәмамланды. Камал театры кассасында үбешкән 20 пар спектакльгә бүләк билет алды.
«Бу 10 көн бик күңелле һәм хисләргә бай булды! Акциядә хәтта өлкән яшьтәге парлар да катнашты. 50 ел бергә гомер иткән бер пар – әби белән бабай билетны гаилә бәйрәменә зур бүләк итеп кабул иттеләр», - дип сөйләде Камал театры кассиры Чулпан Муллаянова.
«Мәхәббәт FM» спектакле премьерасы 5, 6, 11 һәм 24 октябрьдә булачак. Режиссеры һәм драматургы - Илгиз Зәйниев. Төп рольләрдә Эмиль Талипов белән Гөлчәчәк Гайфетдинова уйный.
«Мәхәббәт FM» спектакле кеше күңелендә туа торган иң садә һәм иң бөек хис – сөю хисе турында. Аның каһарманнары һәрберсе мәхәббәтне үзенчә табарга тели: кемдер аны яулап ала, кемдер бик тырышып яшерә, ә кемдер сөю килгәнен әле аңламый да. Вакыйгаларны автор үзе уйлап чыгарган «Мәхәббәт FM» радиостанциясендә сурәтли.
Элемтә өчен: 8 9274 40 70 70, (843) 293-52-50, 293-83-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте