22 һәм 23 сентябрьдә 18 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Алтын Урда” спектакленең премьерасы була. Балет театр заказы буенча язылган, музыка авторы – Резедә Ахиярова, либретто авторы - Ренат Харис, хореограф-сәхнәгә куючы - Георгий Ковтун, спектакльнең сценографиясе Андрей Злобинныкы һәм Анна Ипатьеваныкы.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне премьераны яктырту өчен спектакльгә чакырабыз. Аккредитация узар өчен press@kazan-opera.ru электрон почтасына язарга кирәк (Елена Остроумова, 8 950 320 8866).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте