Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре Россия, Украина һәм Белоруссиянең сукыр язучылары белән виртуаль үзара сөйләшүдә катнаштылар

2013 елның 20 сентябре, җомга

19 сентябрьдә  Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре  Россия, Украина һәм Белоруссиянең  сукыр язучылары белән виртуаль үзара сөйләшүдә катнаштылар.

Әлеге чара күзләре күрмәүче инвалидларның  халыкара иҗади конкурсы кысаларында уздырылды. Фестиваль Курск өлкәсенең В.С. Алехин исемендәге сукырлар өчен өлкә китапханәсе тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.  Татарстан Республикасыннан фестивальдә сукыр үзешчән шагыйрь, Кояш Тимбикова исемендәге әдәби бүләк лауреаты  Рифкать  Гардиев катнашты һәм  финалга чыкты.   

Виртуаль очрашу вакытында республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре инвалидлар иҗатына төрле яктан ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Үзешчән сукыр шагыйрьләр Марина Силахина-Платонова һәм  Рифкать Гардиев  үз иҗатлары белән таныштырдылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International