19 сентябрьдә Яңа Чишмә районының Чертуш авылында “Авыл клубы” программасы кысаларында төзелгән яңа күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.
Аны ачу тантанасында күп кенә рәсми затлар белән бергә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да катнашты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән ул мәдәни үзәк директорына музыка кораллары алу өчен сертификат тапшырды һәм әлеге матур һәм уңайлы бинаның һәрвакыт халык белән тулы булуын, авыл кешеләре мәнфәгатендә эшләвен теләде. Район башлыгы Вячеслав Козлов ноутбук алу өчен сертификат тапшырды һәм мәдәният йортының авылга бик кирәк булуын, ә яңартылгач, аның тагын да үзенә иҗади, ял вакытын күңелле итеп уздырырга тырышучы кешеләрне күбрәк җәлеп итәчәген билгеләп үтте.
Тантаналы ачылыштан соң сәхнәдә үзешчән иҗат коллективлары катнашында зур концерт күрсәтелде.