Мәдәният өлкәсе җитәкчеләренең «Мәдәният өлкәсен мәгълүмати-аналитик тәэмин итү системасын модернизацияләү» VIII Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясенең милли, край, өлкә китапханәләренең мәдәният һәм сәнгать буенча мәгълүмат хезмәтләренең электрон ресурслары смотр-конкурсының «Электрон басмалар» (2011-2013) номинациясендә йомгак ясалды.
Конкурста атаклы якташларга, төбәкләр, шәһәрләрнең мәдәни тормышындагы юбилей даталарына, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган электрон ресурслар, интернет-проектлар тәкъдим ителде.
Электрон продукция смотр-конкурсының IV этабында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте