Татарстан Республикасы Милли музеенда 28 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Өлкән кешеләр декадасы уңаеннан «Язмышның гүзәл мизгелләре» дигән чара уздырыла. Бу көннәрдә өлкән кешеләр музейга бушлай керә ала. Алар өчен экскурсияләр, лекцияләр, осталык дәресләре һәм иҗат кичәләре уздырыла.
Декада көннәрендә түбәндәге чаралар уздырылачак: Татарстан Республикасы Милли музее экспозициясе белән таныштыру экскурсияләре; “Болгар һәм Свияжск – бәйләнгәнбез бер җиргә берегеп”, “Автор җыры”, “Романовлар Казанда” лекцияләре, рәссам М. Нуруллина белән очрашу, “Җан иңгән экспозиция” театральләштерелгән тамашасы, ветераннар хоры чыгышы, тематик экскурсияләр; “Ел фасыллары”, “Татар милли киеме”, осталык дәресләре.
Элемтә өчен: 292-32-18, 292-69-04, Администратор:292-89-84. httр://www.tatar.museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте