2013 елның 10 сентябрендә Азнакай районы Яңа Ташлыярда әлеге авылдан чыккан күренекле артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова исемнәре белән истәлек тактасы урнаштырылды. Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре – Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров исемнәре язылган истәлек тактасы авылга керер юл читенә куелган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Моннан алтмыш еллар чамасы элек, мәктәпне тәмамлау белән, Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров, театр училищасына керергә дип, җәяүләп диярлек туган авылларыннан чыгып китәләр. 1961 елны алар М.Щепкин исемендәге югары театр училищасын тәмамлыйлар һәм Татар Академия театры труппасына кабул ителәләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте