Тамашачылар соравы буенча, Уфа шәһәре гастрольләре кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен өстәмә рәвештә тәкъдим итә

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

22 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә, күп санлы тамашачылар соравы буенча, Уфа шәһәре гастрольләре кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен өстәмә рәвештә тәкъдим итә. Исегезгә төшерәбез: гастрольләр 15 сентябрьдән 22-сенә кадәр М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия театрында үтә.

Театрның директоры Илфир Якупов хәбәр итүенчә, «Зәңгәр шәл» спектакленә билетлар инде гастрольләр башланганчы ук сатылып беткән. «Әлбәттә, бу бик күңелле күренеш. Ләкин кассада көн дә «Зәңгәр шәл» спектакленә билетлар сорыйлар. Теләге булган бик күп тамашачылар спектакльне күрми  калыр дип бочылабыз. Шуңа күрә театр җитәкчелеге, артистлар белән киңәшеп, якшәмбе көнне 22 сентярьдә 12 сәгатьтә «Зәңгәр шәл» спектаклен өстәмә рәвештә уйнарга дигән карарга килде» - ди Илфир Якупов.

Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакле инде күптән Камал театрының йөзек кашына әверелде. Әлеге пьеса татар театрының үзенә күрә бер символы булып тора. Тамашачыларның кызыксынуы аңа карата бер дә кимеми, пьеса күптән инде легендарь әсәргә әверелде. «Зәңгәр шәл»нең татар театры сәхнәсеннән 1926 елдан бирле төшкәне юк. Әлеге пьесада мәңге яшь, гүзәл кала белгән хатын-кыз һәм ир-ат милли идеал образлырын гәүдәләндергән  ниндидер поэтик аһәңлек, халыкның ирек сөючән, гыйсьянчы рухы, туган җиргә мәхәббәте чагыла. Татар театры асылын аңлар өчен – «Зәңгәр шәл»не күрергә, аның югары эмоцональ дулкынына көйләнеп, спектакльне тоярга кирәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International