Кариев театры Пермьдә гастрольләрдә

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Пермь өлкәсе районнарына гастрольләргә җыена. Кариевлылар Барда, Кунгур, Берёзовский,Уинский районнарында чыгыш ясаячак.

Кариев театры коллективы, пермьлеләргә Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен тәкъдим итә. Нәни тамашачылар исә Рафис Корбанның “Бүре һәм кәҗә” спектаклен тамаша кыла ала.

Гастрольләр 22-30 сентябрь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International