4 апрель 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «П.И.Чайковский романслары һәм 100 ариясе» циклыннан сезонның йомгаклау концерты уза. Бу Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармоник музыкаль-әдәби лекториянең яңа проекты.
Программада: «То было раннею весной», «Ни слова, о друг мой», «Я тебе ничего не скажу», «Соловей», «Колыбельная песня» һәм башка танылган вокаль һәм инструменталь шедеврлар бар.
Концертларда Филармоник музыкаль-әдәби лектория артистлары: Россиянең атказанган артисты, ТР халык артисты Георгий Ибушев, ТР халык артисты Роман Чуйнов, ТР атказанган артисткасы Ригина Вәлиева, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Оксана Шәйдуллина, Дмитрий Босов, Сергей Беляков, Тимур Сабиров, Ильяс Камалов (виолончель), Дарья Леванова (скрипка), Мария Черных (лектор-музыка белгече) катнаша. Сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Васильев.
Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.