Татарстан Дәүләт ансамбле сезонның гастроль планнарын анонслады

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Бу сезонда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен тыгыз гастроль графигы көтә, ул Әзербәйҗан, федераль Сабантуйлар, Кремль сарае сәхнәсендә һәм татар мәктәпләренең актлар залларында чыгыш ясауны үз эченә ала. Коллективның гастроль чыгышлары турында бүген "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә ТР Дәүләт ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков сөйләде.

Юрий Жуков сүзләренә караганда, берничә ел элек коллектив чыгышлары РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына кертелгән иде. Бу программа "Росконцерт" Федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Россия Мәдәният министрлыгы белән Росконцертның безнең коллективка игътибар итүләре һәм Россиянең әйдәп баручы коллективлары чыгышларының һәм гастрольләренең профессиональ нигезенә куюлары күңелле күренеш. Безнең Дәүләт ансамбле дә бу профессиональ коллективларның иҗади исемлегенә эләкте. Хәзер исә безнең төркем тамашачыларны милли мәдәниятебез белән таныштыра, илебез шәһәрләре буйлап гастрольләргә йөри ала. Беренче чиратта бу карар артында финанслау соравы да тора бит. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә без 70 кешедән торган коллективны Россия Федерациясе шәһәрләренә һәм авылларына төрле программалар белән алып чыга алу бәхетенә ирештек. Һәрбер шундый чыгыш безнең өчен - зур дәрәҗә һәм иҗади бәйрәм".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International