93 яшендә медицина фәннәре докторы, хезмәт ветераны Динә Мөхәммәд кызы Табеева вафат булды.
Динә Табеева исеме белән илебезнең рефлексотерапия мәктәбенең барлыкка килүе һәм үсеше бәйле. Бу өлкәдә Динә Табееваның хезмәтләренә бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ бар.
Динә ханым белән хушлашу 30 мартта ЦКБ УДП (Мәскәү шәһәрендә) узачак. Аны ире белән янәшә Данилов зиратында күмәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Динә Мөхәммәд кызы Табееваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.