«Хәзинә» галереясендә декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникованың күргәзмәсе ачыла

2023 елның 28 марты, сишәмбе

29 март көнне 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникованың шәхси күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмәдә күн мозаика техникасында эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрсәтеләчәк: күн мозаика, панно, читек, букча, ТР ДССМ җыелмасыннан костюмнар, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы коллекциясеннән киемнәр.

Наилә Кумысникованың әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, Казанның Музейлар комплексында, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Мәскәүдә «Мәрҗани фонды» һәм башка коллекцияләрдә саклана.

Наилә Кумысникованың күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык паннолары Тукай премиясенә дәгъва ителә, алар күн мозаикасы традицияләрендә башкарылган.

Күргәзмә 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International