Кичә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» еллык театр премиясен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Тантана» һөнәри премия булып тора һәм театр сәнгате өлкәсендә киң җәмәгатьчелек танылуын алган иҗади казанышлар өчен бирелә.
Быел премияне конкурс нигезендә 15 номинация буенча бирделәр:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2180925.htm
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар һәм рәхмәтле тамашачылар телибез!