Бүген 27 март Бөтендөнья театр көнендә Идел буе федераль округы иҗтимагый проектының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләре билгеле булды.
Барлык төбәкләр тавыш бирүе нәтиҗәcе буенча «Балалар театр коллективлары» номинациясендә 1 урынны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Апуш» балалар театр студиясе алды.
Фестивальнең онлайн-трансляциясе Г.Камал исемендәге театрның «Шәрык клубы» татар театры тарихының интернет мультимедиа комплексы мәйданчыгында узды.
Чарада спектакльләрнең режиссерлары һәм актерлары, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Тантана башында Дамир Натфуллин фестивальнең федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим иткән спектакльләрнең режиссерларына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
«Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә Татарстан Республикасын Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры (Менделеевск шәһәре) тәкъдим итте. Ул Чернобыль АЭС һәлакәткә багышланган «Яшәячәкбез» спектакле-мюзиклын тәкъдир итте.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең дүртенче сезоны финалында Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль (һәр төбәктән яшьләр һәм мәктәп театрлары иң яхшы спектакльләрен күрсәтте) катнашты.
Округ Фестиваленең йомгаклау этабы лидерлары - балалар һәм яшьләр студиясе яңа спектакльләргә грантлар алачак (1 урын - 250 мең сум, 2 урын - 200 мең сум, 3 урын - 150 мең сум).
Ябылу тантанасы, шулай ук театр-финалистларның чыгышлары телевидениеданн һәм интернеттан трансляцияләнәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү апрельдә Пермьдә узачак.