Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт академик симфоник оркестры Сергей Рахманиновка багышланган программа тәкъдим итә

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

25 март 17:00 сәгатьтә Казанның С.Сәйдәшев ис. ДЗКЗ Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе - баш дирижеры Александр Сладковский концерты узачак. Мәдәни кичә Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышлана, әлеге вакыйга 2023 елда бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

28 март әлеге программа Мәскәү филармониясендә П.И. Чайковский Концерт залы сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Мәскәү дәүләт филармониясендә дә 7 марттан 26 апрельгә кадәр «Рахманинов көннәре» узачак.

Сергей Рахманинов - Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры өчен бик зур әһәмияткә ия композитор.

Инде 12 ел дәвамында оркестр Александр Сладковский инициативасы белән Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» Халыкара фортепиано музыкасы фестивален уздыра, анда композиторның һәм аның замандашларының күренекле әсәрләре яңгырый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International