Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгәһәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте.
Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. 1952 елда Сәмәрканд фельдшерлык-акушерлык училищесын һәм 1954 елда Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык (кичке) бүлеген тәмамлый. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында була, хәрби полк хорына дирижерлык итә.
Эмиль Җәләлетдинов 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1959 елда Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчә. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә.
Хезмәт биографиясен студент елларында ук М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында башлый. Консерваторияне тәмамалагач, 1962 елдан Э. Җәләлетдиновның иҗат юлы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: башта музыкаль-әдәби лекторийда һәм эстрада бүлегендә солист, 1989 елдан музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе була.
Җырчының 500 дән артык әсәрне берләштергән репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.), «Хыялымда йөртәм һаман сине» (А. Монасыйпов көе, Н. Арсланов сүз.), «Ак дулкыннар» (Р. Еникеев көе, М. Хөсәен сүз.), «Ак җилкән» (Р. Яхин көе, М. Ногман сүз.), «Кояшым бул» (Р. Яхин көе, М. Хөсәен сүз.), «Күңелемдә яз» (Р. Яхин көе, Г. Насрый сүз.), «Синең эзләр» (Р. Еникеев көе, Р. Әхмәтҗанов сүз.) һәм башка җырлар – Эмиль Җәләлетдинов башкаруында беренче яңгыраган, халык күңеленә барып ирешкән әсәрләр.
Милләт җанлы бу сәнгатькәр Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» дигән симфоник-вокаль поэмасын иң беренче булып сәхнәдән тамашачыга җиткерә. Ул бөек шагыйребез Г. Тукайның «Безнең авыл», «Сәрләүхәсез», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Китмибез» һәм башка бик күп шигырьләрен мәктәпләрдә, музейларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә сөйли, балаларда шигърияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияли.
Гомере буе профессиональ җыр сәнгатен пропагандалаган, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы Эмиль Җәләлетдинов А. Пушкин, С. Есенин Г. Тукай, Дәрдмәнд, М. Җәлил, Р. Әхмәтҗанов һ.б. әдипләрнең әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә, аларның шигырьләренә көйләр язып сәхнәдә башкара.Аның репертуарында түбәндәге вокал цикллар буенча эшләнгән концерт программалары бар иде: «Тукай ритмнарында» – А. Монасыйповның вокал-симфоник поэмасы (Г. Тукайның туган көненә багышлана); «Омар Хайям Рубаи әсәрләре буенча цикл» (Б. Мөлеков көе, Омар Хайям сүз.); «Денис Давыдов шигырьләреннән торган вокал цикл» (И. Якупов көе, Д. Давыдов сүз.); «Моабит тоткынлыгында» (Р. Яхин көе, М. Җәлил сүз.); «Бәхетле мизгелләр» (И. Байтирәк көе, М. Җәлил сүз.); «Тукай аһәңнәре» (Г. Тукайга багышланган әдәби-музыкаль программа); «Күңелемдә яз» (Р. Яхин романслары); «Яңгырасын безнең җырлар!» (А. Пушкин, М. Лермонтов, С. Есенин, Г. Тукай, Ә. Гадел, Ш. Мостафин, Ш. Маннапов, Р. Әхмәтҗанов сүзләреннән концерт программасы); «Юмор һәм сатира әсәрләре» (татар әдипләре һәм композиторларының әсәрләре); «Рус романслары һәм итальян җырлары» һәм башкалар.
Эмиль Җәләлетдинов, Татар дәүләт филармониясе солисты буларак, республикабызның барлык төбәкләрендә, Россия шәһәрләрендә һәм Тунис (1970), Монголия (1970), Финляндия (1973), Польша (1982), Чехословакия, Венгрия кебек чит илләрдә чыгышлар ясый.
Филармониядә 30 ел эшләп лаеклы ялга киткәч тә тынгысыз сәхнә ветераны Эмиль Усман улы Җәләлетдинов И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында вокал буенча педагог булып эшли, «Сантехприбор» заводында ветераннар хорынҗитәкли.
Зыялы сәхнә остасы тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде. Ул Казан шәһәрендәге бик күп музейларда һәм китапханәләрдә төрле концерт программалары белән чыгыш ясады, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының төрле чараларында да актив катнашты.
Классик музыка сәнгатен үстерүгәһәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен җырчыга «ТАССРның атказанган артисты» (1969), «ТАССРның халык артисты» (1973), «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә (1982), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Фидакарь хезмәт өчен» (2018) медальләре белән бүләкләнә. 2016 елда аның хөрмәтенә Татар дәүләт филармониясе бакчасында исемле чыршы утыртыла.
Җырчының иҗаты «Тукай аһәңнәре», «Әгъзам Фәттах җырлары һәм татар халык җырлары» дигән грамплатинкаларда, «Осталык һәм илһам», «Җырларым» дигән аудиодискларла мәңгеләштерелгән.
Эмиль Җәләлетдинов иҗаты – ул башкару осталыгы үрнәге. Җырчы тарихка Россиянең күпмилләтле музыка сәнгатенең иң якты сәхифәләренең берсе булып кереп калды. Ул музыка һәм башкару сәнгатебезне иң югары биеклекләргә күтәрде, киләчәк буыннарга олы мирас калдырды.
Кабатланмас җырчыбыз Эмиль Усман улы Җәләлетдинов үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Эмиль Усман улы Җәләлетдиновның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.