Нәүрүз «Мир» кинотеатрына: Таҗикстан киносы көненә чакырабыз!

2023 елның 17 марты, җомга

22 февраль Милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан Татарстанда «Панорама» ТР халыклары кинофестивале башланды. Фестиваль кысаларында 21 март 18:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Нәүрүз бәйрәменә багышланган таҗик киносы көне узачак.

«Панорама» кинофестиваленең киләсе чарасы - Үзбәк киносы көне апрель аенда узачак.

Татарстанда өченче тапкыр уздырыла торган фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм ТР Халыклары Ассамблеясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты белән берлектә оештыра. Фестиваль үзенә күрә уникаль кинофорум булып тора, ул республика территориясендә яшәүче милли-мәдәни автономия вәкилләрен берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International