ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясенең сайлап алу этабы тәмамлана

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясенең сайлап алу этабы тәмамланып килә.

Эксперт комиссиясе Татарстан Республикасының төп театр премияләренең берсе булган бәйгегә тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы театрлары спектакльләрен каравын дәвам итә.

Быел премияне тапшыру һәм бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International