17 март 18:30 сәгатьтә ТР атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Джазда бөек исемнәр» концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Программада: бөек башкаручыларның һәм джаз музыкасы композиторларының джаз көйләре. Бу кичәдә джаз-оркестр тамашачыларны джазның бөек исемнәре белән таныштырачак - Луи Армстронг, Чарли Паркер, Джон Колтрейн, Майлс Дейвис һәм башкалар.
Программаның вокал өлешен оркестрның солисты Адилә Мозаффарова тәкъдим итәчәк. Аның башкаруында «Mr.Paganini», «Hit the road Jack» һәм башка әсәрләр яңгыраячак.
Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.