2003 елдан башлап Татарстан Республикасы Милли музеенда фәнни-тарихи реконструкция бүлеге эшләп килә. Бүлек хезмәткәрләре музей экспозициясен яңа эшләнмәләр белән баету, төбәк тарихын өйрәнү максатыннан чыгып кызыклы чаралар оештыра.
Быел җәй Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-тарихи реконструкция бүлеге хезмәткәрләре һәм «Витязь» клубы «Безнең тарих» («Наша история») лагереның чираттагы сменасын оештыра.
Балалар ике атна дәвамында шәһәр шау-шуыннан ял итеп, ерак тарихка сәяхәт кылачак. Татарстан Республикасы Лаеш районының Шуран авылы янында Кама елгасы ярында аларны палаталардан төзелгән тарихны, төбәкне өйрәнү лагеры көтә.
Быел әлеге лагерьда ял итүчеләр Идел Болгарстаны чорына «әйләнеп кайтачак». Алар биредә XIII гасырда Кашан шәһәрендә яшәгән сугышчы, дин әһеле, һөнәрче булып, бакыр, җиздән бизәнү әйберләре ясап карый, шулай ук күн белән эшләү серләренә төшенә алачак. Балалар өчен театр, фехтование студияләре эшләячәк.
Лагерь 29 июльдән 11 августка кадәр эшләячәк.
Мәгълүмат өчен: 292-89-84, 292-66-17, 292-72-67, ТР Милли музееның матбугат хезмәте 292-32-18.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 9 август көнне ТР Милли музее янында 9 сәгатьтә журналистлар өчен автобус булачак. Аккредитацияне сез 292-32-18, 89377715512 (Руфия Мөхетдинова) яисә 89179360584 (Юлия Рылова) телефоннарына шалтыратып яисә e-mail: prtatar@yandex.ru.га язып уза аласыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте