Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Әлмәт шәһәренә үзенең чираттагы гастрольләренә бара. Биредә Казан шәһәрендә узган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уңаеннан Хәбир Ибраһимның «Ак Барс маҗаралары» («Приключения Ак Барса») спектаклен күрсәтәчәк.
Спектакль спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган. Балалар тамашачы булып кына калмыйча, спектакльдә үзләре дә катнаша алачак.
Спектакль 26 июль көнне Әлмәт шәһәренең Мәдәният паркында 20 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте