Күргәзмә Казан театр училищесы һәм Татарстан рәсем сәнгате дәүләт музее белән берлектә агымдагы елның 26 сентябрендә юбилеен бәйрәм иткән Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла һәм үткәрелә.
Экспозиция ярдәмендә күргәзмәгә килүчеләр театр сәнгатенең интегратив характеры, студентлар һәм укытучыларның һөнәри осталыкларының күпкырлылыгы турында күзаллау алачаклар.
Экспозиция нигезендә "Театраль-декорация сәнгате" бүлекчәсе укытучылары һәм студентларының эшләре тәкъдим ителгән: картиналар, театр гримы эскизлары, бутафория предметлары һәм постижер эшләнмәләре, театр костюмы элементлары, төрле еллардагы театр курчаклары һәм башкалар.
17 ноябрьдә Татарстан Республикасы ДССМ Заманча сәнгать галереясендә Васильевский театрының "ART" спектаклен күрсәтәчәкләр ( Санкт-Петербург). Режиссер - Казан театр училищесын тәмамлаган Руслан Нанава (Татьяна Карнишина һәм Ирина Марцинкевич курсы). Хәзерге вакытта ул Васильевский театрында баш режиссер булып эшли. Керү чакыру билетлары буенча.
Күргәзмә 2022 елның 15 ноябреннән 18 декабренә кадәр уза, Пушкин картасы белән керү мөмкин булачак.