Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 октябрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Вакыт елгасы. Без Татарстаннан» («Река времени. Мы из Татарстана») Рәссамнарның һөнәри берлеге Казан бүлегенең 20 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

Үзенең эшчәнлеге дәверендә бүлекчә Россия, якын һәм ерак чит илләрдә 150 дән артык коллектив күргәзмә үткәрде.

Бүлекнең рәссамнары республика тормышында актив катнаша, моны «Татарстан киңлекләрендә» документаль фильмында Халыклар дуслыгы йортының концерт залында күргәзмә ачылу көнендә күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмә 2022 елның 18 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International