Төркиядә «Ефәк юлы шагыйрьләре очрашуы» дигән шигърият кичәләре узды. Анда төрки халыклар шагыйрьләре катнашты.
Очрашуны Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы (ТЮРКСОЙ) һәм Төрки дөньяның архитекторлары һәм инженерлары берлеге Төркиянең төрле оешмалары һәм шәһәр администрацияләре ярдәме белән оештырды.
ТЮРКСОЙ халыкара оешмасының 20 еллыгына багышланган кичәләр 21 июньнән 30 июньгә кадәр Сапанджа, Болу, Әнкарә, Караман, Иске шәһәр һәм Истамбул шәһәрләрендә узды.
«Ефәк юлы шагыйрьләре очрашуы» чараларында Татарстаннан шагыйрә Гөлнур Корбанова катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте