Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреатлары билгеле булды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

2012 – 2013 еллар конкурсы йомгаклары буенча  Муса Җәлил исемендәге республика бүләгенә түбәндәгеләр лаек дип табылды:

Талипов Эмиль Мансур улы, актер – татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе, “Үлеп яратты” (Ркаил Зәйдулла) спектаклендә Корбанов һәм “Мулла” (Туфан Миңнуллин) спектаклендә Әсфәндияр образларын иҗат иткәне өчен;

Галимова Эльмира Мөнир кызы, композитор – «Сөембикә канаты» арт-операсы, «Изге ядкәр» ораториясе, «Зәйтүнәкәй», музыкаль драмасы, республикабызның милли-мәдәни музыкаль мирасын пропагандалавы өчен;

 «Татармультфильм» берләшмәсетатар мультфильмнары өчен;

Шәехов Ленар Миңнемөһим улы, шагыйрь татар әдәбияты үсешенә өлеш кертүе,  «Дүртенче кат... Бишенче кат...» , «Җылытасы килә дөньяны» дигән шигырь китаплары өчен; Мөхәммәтшин Рүзәл Фәез улы, шагыйрь – «Каралама»дигән шигырь китабы өчен;

Улитин Николай Викторович,  Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры –  фән үсешенә өлеш кертүе, «Фундаменталь системалы ысул кулланып радио-үтәкүренмәле композицион материаллар проектлаштыру» дигән хезмәте өчен.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International