Казан Кремлендә «Көнчыгыштан нур» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 октябрендә 16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Көнчыгыштан нур» күргәзмәсе ачыла. Анда Идел буе Болгар халкы тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Бөтенроссия пленэры кысаларында төзелгән 150 әсәр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 2022 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Бөтенроссия пленэры 2022 елның 3 августыннан 18 августына кадәр үтте. Анда рәссамнар, скульпторлар, сәнгать һөнәрләре осталары катнашты. Алар арасында - Россия сәнгать академиясе академиклары, әгъза-корреспондентлары, Россия калаларыннан, өлкәләрдән һәм республикалардан атказанган рәссамнар катнашты.

Пленар кысаларында мәдәният вәкилләре Казан, Болгар, Чәбаксар, Биләр, Шыгырданның истәлекле урыннарында булдылар.

Күргәзмәдә 150 әсәрне күрергә була - рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре. Күргәзмә Болгарда (Татарстан), Чәбаксарда (Чуашия) һәм Симферопольдә (Кырым) күрсәтелгән иде инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International