Казан шәһәренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре кайгыртуындагы балалар 8 - 14 июльдә Тинчурин театрында кадерле кунак булды. Алар «Туй алдыннан», «Сүнгән йолдызлар», «Төш», «Көйсез кияү», «Йосыф-Зөләйха», «Гөлшаян», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Сакла, шартламасын!» спектакльләрен карадылар.
Спектакльләр балаларның күңеленә бик хуш килде, алар театр җитәкчелегенә, артистларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте