«Әкият» курчак театрында 79 нчы сезон ябыла

2013 елның 16 июле, сишәмбе

17 июльдә «Әкият»татар дәүләт курчак театрында 11 сәгатьтә «Малыш и Карлсон» (“Малай һәм Карлсон”) спектакле белән 79 нчы сезон ябыла.   Бу көнне спектакльдән соң  сезонның иң яхшы тамашачыларының исемнәре аталачак. 

Мәдәни Универсиада кысаларында “Әкият”  нәни тамашачыларга көн саен спектакльләр күрсәтте. «Щелкунчик» спектаклен исә рус телендә дә, инглиз телендә дә карарга мөмкин иде.  

Театрның 8 нче сезоны яңа премьераларга һәм проектларга бай булырга охшый. 23 - 28 сентябрьдә “Әкият” театрында узачак   I «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары  фестивале  зур вакыйга буларак бәяләнергә хаклы. Анда 15 курчак театры үз осталыгын күрсәтәчәк.

Театр олылар өчен А.Цагарели пьесасы буенча куелган «Ханума» спектаклен, балаларга З.Думавиның япон әкиятләре нигезендә язылган  «Елан күзе» дигән спектаклен әзерли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International