Казанда Мирный бистәсендәге Каенлыкта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды.
Бәйрәмдә шәрәфле кунаклар сыйфатында Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Галльен, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Универсиадада катнашучылар да Сабан туенда кадерле кунак булды: бәйрәмгә барлык спорт делегацияләре вәкилләре чакырылган иде. Алар республикада яшәүче халыкларның көнкүреше, гореф- гадәтләре белән танышты.
Мәйданчыкларда төрле еллар Сабантуйларында уңыш казанган иҗади проектлар тәкъдим ителде. Татар һөнәрчеләре товарларыннан сәүдә оештырылды.
Сабан туе 11сәгатьтә үзәк мәйданда ачылды. Татар халык әкиятләре буенча куелган театральләштерелгән тамашада Казанның һәм республиканың иҗат коллективлары, солистлары, ансамбльләре һәм оркестрлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар да катнашты.
Халыкны Сабантуй бәйрәме белән Илсур Метшин, Виталий Мутко, Александр Жуков котлады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: “Сабантуй – иң яраткан гомуми бәйрәмебез. Бүген ул илнең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә бәйрәм ителә. Бүгенге Сабантуй – Казанның спортчыларга, Универсиадада катнашучыларга, волонтерларга зур бүләге”, - диде.
Клод-Луи Галльен Универсиадада катнашучылар исеменнән Сабан туен күрү мөмкинлегенә шат булуын һәм олы рәхмәтен белдерде. “ Элек үткәрелгән Универсиадалар белән чагыштырганда, монысы, һичшиксез, иң яхшысы”, - диде ул һәм татарча “рәхмәт” дип сүзен тәмамлады. Әлеге сүзләрдән соң трибуналар алкышларга күмелде.
Бәйрәм программасы “Туган тел” татар гимнын башкару белән дәвам итте.
Алга таба төп мәйданда милли спорт ярышлары, шул исәптән, милли көрәш узды. Республиканың 500дән артык Сабантуй батыры бил алышты.
Сабан туе кунаклары гер күтәрү, аркан тарту, бүрәнәдән йөрү, күкәй салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, катыклы савыттан акча эзләү кебек ярышларда катнашты. Балалар мәйданында күргәзмәләр, осталык дәресләре, иҗади остаханәләр, “осталар шәһәре” эшләде.
“Шаян-шоу” мәйданчыгында мәшһүр артистлар Равил Шәрәфиев һәм Рәшит Шамкай сәхнә тотты.
“Хуҗа Насретдинда кунакта” фольклор мәйданчыгында осталар борынгы милли уен коралларында халык көйләрен уйнадылар. Идел буе халыклары биюләре башкарылды, традицион милли ризыклар тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте