Универсиаданың мәдәни программасы кысаларында Универсиада паркында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәрләренең иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итә.
Һәр көн саен икешәр районның иҗат коллективлары чыгыш ясый.
11 июльдә – Балык Бистәсе һәм Әгерҗе районнары концерт куйды.
12 июльдә – Сарман һәм Чистай районнары;
13 июльдә – Әлмәт һәм Минзәлә районнары;
14 июльдә – Алабуга һәм Нурлат районнары;
15 июльдә – Алексеевск һәм Мөслим районнары;
16 июльдә – Чирмешән һәм Тукай районнары;
17 июльдә – Биектау һәм Азнакай районнары коллективлары чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте