15 июльдә Универсиада паркында «Ак бүре» татар операсы күрсәтелә. Премьера 20 сәгатьтә башлана.
Операга музыканы Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры заказы буенча композитор Зөлфия Рәүпова, либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат итте.
Опера тыңларга керү - түләүсез.
Казан сәхнәсендә күрсәткәннән соң, Сладковский аны Россия һәм Татарстан шәһәрләренә алып чыгарга планлаштыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте