Универсиада авылында «Иске Казан» күргәзмәсе уза

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

XVII Җәйге Бөтендөнья  Универсиадасы ачылган көннәрдән үк Казан федераль университеты (Филология һәм сәнгать институты, сәнгать факультеты, сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы) Универсиада авылында яшәүче спортчылар, Казан кунаклары игътибарына «Иске Казан» дип аталган картиналар күргәзмәсе тәкъдим итә. Ул Россия командасы әгъзалары яшәгән корпусларда урнашкан.

Эшләрнең авторлары - укытучылар, студентлар, Россия Рәссамнар һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсе әгъзалары: Фәрит Вәлиуллин, Лада Аюдаг, Лилия Әхмәтова һ.б. Алар үз рәсемнәрен күргәзмәгә кую белән генә чикләнмичә,  теләк белдерүчеләргә волонтёрлар сыйфатында биш минут эчендә дусларча шаян шарж, акварель яисә график портрет ясап бирәләр.   Ирина Бадюгина җитәкчелегендәге  фэйс-арт мәйданчыгы күпләрнең күңеленә аеруча хуш килә. Монда һәркем йөзенә, кулына яисә  җилкәсенә милли һәм спорт символикасы төшерә ала. Милли флаглар, татар милли бизәкләре һәм Универсиаданың символы – барс баласы  Юни аеруча популяр.                      

Мәгълүмат өчен: 89503174489.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International