10 июльдә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында күренекле татар рәссамы Зәйнулла Латфуллинның күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Казанлылар һәм башкала кунакларына авторларның иң уңышлы әсәрләре тәкъдим ителә.
Зәйнулла Латфуллин 1947 елның 13 маенда Чиләбе шәһәрендә туа, хәзер дә туган шәһәрендә яши һәм актив иҗат итә. 1979 елда Ленинградта В.И.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлый. Күпсанлы шәхси, бөтенсоюз, республика, зона, өлкә күргәзмәләрендә катнаша.
Күргәзмә 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте